Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Кояш исе"

Китапханәдә Әлфирә Абзал кызы Низамованың 70 яшьлек юбилее уңаеннан "Кояш исе" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.
Әлфирә Абзал кызы Низамова1953 елның 4 июлендә Әгерҗе районы Исәнбай авылында туып үскән. Кабатланмас шигъри моңы белән күңелләрне иркәләүче, илаһи тавышы белән җаннарны уятучы, милләт дип өзгәләнеп яшәүче, татар теле, туган телебезне матур шигырьләре ага безгә җиткерүче Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлеге әгъзасы, "Язмышым канатында" (2003), "Кояш исе" (2008), "Һәр бәйрәмнең үз гаме" (2012), "Көзге күкрәү" (2013) исемле китаплар авторы, Риза Шәфи, Таҗи Гыйззәт исемендәге премиялар лауреаты, мәдәният казанышлары өчен күкрәк билгесе иясе, 1998 елдан "Куңел чишмәләре әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы.
Әлфирә Низамова районыбызның тагын бер горурлыгы.
Әлфирә апага иҗади уңышлар, саулык-сәламәтлек теләп калабыз.