Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Ял итәргә хокуклыбыз"

Хокуклар күп, ә без менә "Ял итәргә хокуклыбыз"- дигән девиз астында мәдәният йортында, китапханәдә ел буе эшләп килгән түгәрәкләрдә йөрүче һәм дә ел әйләнәсе үзләренең чыгышлары белән куандыручы балаларны ял иттерергә булдык. Балаларны яклау көненең беренче өлеше кечкенәләр өчен булып узды. Балалар Бәзәкә авылына барып "Әулия чишмәсен" күреп, суыннан авыз итеп, авыл тарихы белән танышып кайттылар. Сәпитләрдә экскурсиягә барып, әз генә алҗып кайткан балаларны мәдәният йорты каршында тәмле ботка, витаминлы чәй белән хезмәткәрләр каршы алды. 

Икенче өлеше олырак балалар белән кич белән су буенда җырлар, уеннар белән ял иттек.