Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Библиотөн"

26 майда Яңа авыл китапханәсе «Библионочь -2023»Бөтенроссия акциясендә катнашты. Быелгы акциянең темасы "Бергә укыйбыз" һәм "Укытучы һәм остаз елы" тематикасы белән тыгыз бәйләнгән. Укучыларга татар язучыларының укытучы образларын тасвирлаган әдәби әсәрләр, крассвордлар, фильвордлар әзерләнде. Укучылар укытучылар турында төрле образларны сокланып укыдылар һәм үз фикерләре белән уртаклаштылар. "Укытучы һәм остаз елына", мәктәпкә багышланган красвордлар һәм фильвордлар чиштеләр. Өч сәгать тиз һәм күңелле үтте.