Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Табигать баласы"

Мин табигать баласы ла.
Барам карурманнарга.
Эчем пошса, рүхым сынса,
Җанга тынгы табарга.
Искиткеч гүзәл табигатьле Әгерҗе районының нарат урманнары эченә күмелеп утырган Шаршады авылында туган Асия Корбангалиева җир-ананың бер нәзберек җанлы иркә кызы. Ирек һәм матурлык сөюче болан баласы кебек садә, сизгер күңелле ул. Яның шигырьләреннән җир җиләкләре, яшел печән исләре килгән күк. Табигать кебек бай күңеле үзенә ияртеп туган як урманнарына алып кайтып китә.
Әйтәсе килгән сүзләрем
Тынгы бирми җаннарга.
Шигырьне аны язмыйлар -
Шигырь үзе языла.
Бүген Асия апа Корбангалиевага 65 яшь тула. Аны чын күңелдән туган көне белән тәбрик итәбез. Саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, иҗади уңышлар теләп калабыз.
Китапханәдә аның хөрмәтенә "Табигать баласы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.