Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Күңелле хикәяләр"

10 май Гариф Закир улы Галиевның тууына 120 ел тулу уңаеннан китапханәдә "Күңелле хикәяләр" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.
Гариф Закир улы Галиев 1903 елның. 10 маенда элекке Самара губернасының, Бөгелмә өязе Чәкән волосте (хәзер Татарстан АССРның Азнакай районы) Урманай авылында вак сәүдәгәр гаиләсендә туган. Әтисе 1910 елның җәендә кинәт үлеп киткәч, җиде яшьлек Гарифны Урманайдан унике чакрым ераклыктагы Бәйрәкә авылы мәдрәсәсенә укырга бирәләр. Ул анда 1918 елга кадәр укый, мәдрәсә җәдит ысулындагы уку йорты булганлыктан, Гариф дөньяви фәннәрдән дә беркадәр белем ала. Моның өстенә, ул үзлегеннән өйрәнә, матур әдәбиятны бик яратып укый.

 Үзенең күп санлы хикәя һәм очеркларында ул авыл хезмәт иясе кешесенең тарихи шартлар эчендә яңа әхлак сыйфатлары белән байый баруын, рухи үсешен күрсәтергә омтыла. Аның әсәрләре тормыш материалына бай һәм идея-эчтәлек ягыннан актуаль булуы белән аерылып тора. Г. Галиев балалар әдәбиятында һәм драматургия жанрында да нәтиҗәле эшләде. Аның дистәдән артык бер пәрдәле пьесалары бар. Аларның күбесе үзешчән сәнгать коллективлары тарафыннан күп мәртәбәләр сәхнәдә уйналган һәм хәзер дә уйнала килә. Ә авторның «Хаттан башланды» исемле бер пәрдәле комедиясе, аеруча уңыш казанып, өч мәртәбә (1949, 1952, 1954) рус телендә һәм немец телендә (1956, Дрезден) басылып чыга. Гариф Галиев 1985 елның 22 мартында Казанда вафат булды.