"Карга боткасы"
"Карга боткасы" йоласының мәгнәсе, тарихы нинди, тамырлары кая тоташкан икән дигән сорау туа. Ни өчен соң ул карга боткасы?
Борынгы татар халкында язны кара каргалар алып килә дигән ышану булган. Шуңа күрә кара каргаларны хөрмәтләп яз көне "Карга боткасы" йоласы уздырылган.
Карга боткасыннан каргалар өчен дә өлеш чыгарганнар.
Бу йоланың килеп чыгуын аңлау кыен түгел: борынгы игенче ел фасыллары алмашынуының закочалыкларын аңламаган. Шуңа күрә кыш мәңге дәвам итеп, яз җитмәскә мөмкин дип уйлаганнар. Шундый бәла килмәсен өчен, язны чакырып, аны йолалар ярдәмендә тизрәк җиткерергә тырышканнар.
Бу көнне яшьләр яки балалар өй саен "Карга боткасы"бәйрәмен үткәрү өчен ярма, май, тоз, йомырка, ит җыйган. Балалар куллары белән карга канат каккан шикелле кыланып, урам буйлап йөгереп, халыкны бәйрәмгә түбәндәге юлларны әйтеп чакырганнар:
Карга әйтә: кар, кар,
Туем җитте, бар, бар.
Ярма, күкәй алып бар,
Сый, маеңны салып бар,
Ипи - чәең алып бар..
Өйдәме түтәй, тизрәк бир күкәй.
Бирсәң безгә өч күкәй
Тавыгың салыр йөз күкәй.
Ярма-майларны җыеп бетергәч, яшьләр авыл читенә, тау башларына, су буена яки башка авыл халкы җыела торган берәр урынга юнәлгән. Анда казаннар асканнар, авыл әбиләре, апалары җыелган ризыклардан ботка пешергәннәр. Яшьләр бу вакытта төрле уеннар уйнаган. Бәйрәм бергәләшеп ботка ашау белән тәмамланган. Калган ботканың бер өлешен җир-су ияләренә дип җиргә салып калдырганнар. Ә бер өлешен авылга алып кайту мәҗбүри булган. Халыкта "Карга боткасы" ашаган кеше ел буена сау-сәламәт була, авырмый дип ышану яшәгән.
Тора-бара бу йола үзенең борынгы сыйфатларын югалтып, бары тик язгы бәйрәмгә әверелеп калган. Хәзер дә балаларның кычкырып йөрүләре дә икенче, ләкин йола саклана, онытылмый.