Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Тукайны укып үсәбез"

Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте ( Арча районы) Кушлавыч авылында туа. Кечкенәдән ятим калган, балачагы авыр һәм катлаулы узган Габдулла бик кыска гомерле була. Нибары 26 ел яшәп, 1913 елның 15 апрелендә гомере өзелә.
Тукай туган көн Татарстан күләмендә һәм татарлар яшәгән бөтен төбәкләрдә Туган тел көне, Шигърият бәйрәме буларак билгеләп үтелә.
Аның Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарыгы һәм башка геройлары сабый чактан бүгенге көнгә кадәр безне озатып килә. “Туган тел”е ана телебезгә хөрмәтебезне үстерсә, “Туган авыл”ы газиз туган җиребезгә мәхәббәтебезне көчәйтә. Авылыбыз китапханәсендә Тукайның туган көне уңаеннан "Тукайны укып үсәбез" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.