"Бөтен дөньяны укытучы иҗат итә"
2023 ел Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы буларак билгеләп үтелә. Бу уңайдан Яңа-Авыл мәдәният йорты белән берлектә "Сезнең өчен генә" дип исемләнгән Укытучы һәм остаз елын ачу тантанасы үтте.
Әлеге тантанага мәктәп укытучылары, мәктәпкәчә белем бирүчеләр, ветеран укытучылар, чакырылганнар иде. Иң элек сәхнәгә, элеке пионер укучылар булып, мәктәп укучылары чыкты.
Пионер тормышы ул, быргы, барабан тавышы. Отряд белән походлар, учак янында җырлар, тантаналы линейкалар....
Узган гасырда кылган гамәлләр истәлеккә генә калып бара шул.
Аннан экран аша укытучылар хөрмәтенә видео-призентация һәм котлаулар күрсәтелде. Аннан әлеге бәйрәмдә катнашучы укытучыларны, мәктәпләрдә белем биреп лаеклы ялга чыккан ветеран укытучыларны, тәрбиячеләребезрне авылыбыз җирлеге башлыгы Салихов Магъсүм Салихҗанович кайнар сәламләде һәм иң җылы теләкләрен җиткерде.