Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Дәрҗия Аппакова-балалар язучысы"

2нче мартта танылган балалар язучысы Дәрҗия Аппакованың тууына 125 ел тулды. Шул уңайдан китапханәдә "Дәрҗия Аппакова - балалар язучысы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды.

Дәрҗия Аппакова җуелмас мирас калдырды. Ул балалар өчен хикәяләр, әкиятләр, пьесалар язган.

Дәрҗия Сәйфулла кызы Аппакова – 1935 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Аның әсәрләре инглиз, рус, үзбәк, казах, уйгур, еврей телләренә дә тәрҗемә ителгән. Ләкин, ни өчендер соңгы елларда онытылыбрак бара, китаплары да юк диярлек, 125 ел тулса да, вакытлы матбугатта да аңа игътибар аз бирелде. Ләкин без, якташлары, аны, аның иҗатын онытмаска тиеш.

Дәрҗия Аппакова –1898 елның 2 мартында Байгол авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа һәм унөч яшенә кадәр шунда, матур табигать кочагына урнашкан туган авылында яши. Үзе кебек үк авыл балаларының авыр тормышын күреп, чәчәкле болыннарда уйнап үсә ул. Белемгә омтылган унөч яшьлек кыз баланы әти-әнисе Казанга укырга җибәрә. Монда ул керәшен татарлары өчен ачылган укытучылар мәктәбендә укый. Аны тәмамлагач, Казан күргәзмә мәктәбендә  һәм туган авылы Байголда укытучы булып эшли. Казанда керәшен татарлары өчен чыга торган “Кызыл әләм” газетасының хәбәрчесе була. Җәй көне туган авылына кайтканда, авыл балаларын Зәй буена болынга алып төшеп, төрле уеннар уйната, “думбра” чиртеп такмак әйтеп биетә, китаплар укый, әкиятләр сөйли торган булган ул.

Гомеренең соңгы елларында Д.Аппакова нәниләр өчен күп кенә әкиятләр һәм кечкенә хикәяләр иҗат итә. Аның халык авыз иҗатына яки үз фантазиясенә таянып язган әкиятләре (“Сөмбел”, “Иске чиләк”, “Гөлчәчәк белән Сандугач”, “Сараның башыннан үткәннәре” һ.б.) һәм кече күләмле хикәяләре (“Сөяк саплы пәке, “Йолдызкай”, “Елка бүләге”, “Шыгырдавыклы башмаклар” һ.б.) шул чор балалар әдәбиятында матур үрнәк булып тора.

1943 елда Д.Аппакова Казанга әйләнеп кайта, гомеренең соңгы көннәренә кадәр язучылык эшен дәвам итә. Балалар язучысы, талантлы прозаик, драматург 1948 елның 28 маенда 50 яшендә каты авырып вафат була.