Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Син һаман шул сандугач"

26 февраль Гөлзада Байрамовага 60 яшь тула. Шул уңайдан китапханәдә "Син һаман шул сандугач" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Гөлзада Байрамованың "Дөнья шигырь яздыра" исемле шигырьләр җыентыгыннан берничә шигыренен тәкъдим итәбез.
Гөлзада Әүхәди кызы Бәйрәмова (26.02.1963) – шагыйрә, публицист-язучы, язучыларның С. Сөләйманова исемендәге кызыксындыру премиясе лауреаты.
Татарстанның Саба районы Сабай авылында туып-үсә. 1980 елда Олы Шыңар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының журналистика факультетында белем ала. Әле мәктәптә укыган елларында ук шигырьләре, кыска язмалары район һәм республика газеталарында басыла. Университетны тәмамлагач, берара милли китапханәдә эшләп ала, 1989 елдан бүгенге көнгәчә «Казан утлары» журналында эшли. Вакытлы матбугатта шигырьләре, әдәби портретлары, хикәяләре белән даими күренеп тора. 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2006 елда «Әле кайчан гына...» дип аталган беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. 2013 елда чәчмә әсәрләре һәм әдәби-публицистик язмалары тупланган «Син һаман шул сандугач» китабы, «Дөнья шигырь яздыра» шигъри җыентыгы дөнья күрә.