Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Ни өчен мин туган телемне яратам"

21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. Шушы көн уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары арасында "Ни өчен мин туган телемне яратам" дип исемләнгән викторина узды.
ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты. Бүгенге көндә галимнәр Җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Һичшиксез, алар арасында миллиардлаган аралашучы һәм шул ук вакытта бер дистә кеше сөйләшә торган телләр дә бар. Хәзерге заманда күпчелегебез ким дигәндә 2-3 телне камил белә. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин туган тел ул бер генә. Безнең телебез – татар теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Сабыйларыбызның теле туган телдә ачылсын. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз.