Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Җан җылысы"

Аккан сулар кире кайтмаган сыман, үткән гомернең бер секунды да кире кайтмый. Шулай да кешенең халыкка эшләгән игелеге, эше, иҗаты гасырлардан гасырларга күчеп, халыкка аның исемен онытмас­лык итеп искәртеп тора. Андый кешеләр безнең татарлар арасында күп, шуларның берсе – Риза Закир улы Шәфиев дип әйтер идем. Аның тууына быел 100 ел, ә арабыздан китүенә инде унсигез ел вакыт узып киткән. Китапханәдә "Җан җылысы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.

Китаплары кибет киштәләрендә тулып ятмаса да, укучылар газета битләрендә басылган шигырьләре аша Риза Шәфи иҗатын яхшы белә. Аның һәрбер шигыре тирән эчтәлекле, ниндидер яңа фикер әйтүче әдәби әсәр булып тора. Аның һәр китабын да игътибар белән карап чыксаң, бернинди кабатлану таба алмыйсың. Менә шундый үз укучысын чын күңеленнән яратучы, үз иҗатына зур җаваплылык белән караучы олуг шәхес иде Риза ага.
Риза Шәфинең иҗаты, шигырьләре һәм җырлары халык күңелендә әле дә яши. Халык күңелендә яшәгән шагырь ул - үлемсез!