"Ак калфак"
16 февраль Яңа-Авыл мәдәният йортында Бөтендөнья татар конгрессының Әгерҗе районы бүлекчәсе һәм "Ак калфак" татар хатын - кызларының иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе күчмә утырышы булып узды. Анда “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы, Әгерҗе бүлеге җитәкчесе Закирова Гөлия Хәмит кызы, үзәк китапханә директоры Нурмухаметова Чулпан Равиль кызы, районыбызның төрле авылларыннан килгән оешма вәкилләре, актив хатын-кызлары, катнашты.
Очрашуның беренче өлешендә авылыбыз актив хатын - кызларының кул эшләреннән торган күргәзмә эшләнде. Икенче өлешендә авылыбыз үзешчәннәре белән оештырылган концерт программасы күрсәтелде. Өченче өлешендә "Ак калфак" оешмасы әңгәмәсе белән дәвам итте.
Әңгәмәбезнең соңгы өлеше чәй өстәле артында дәвам итте.
Очрашу бик күңелле узды, шушы очрашуны оештыруда ярдәм иткән мәдәният хезмәткәрләренә, авылыбыз актив хатын - кызларына, укучыларга бик зур рәхмәт!.