Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Өзелгән җыр эзеннән"

Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан китапханәдә "Өзелгән җыр эзеннән" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде
Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихътирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундыйларның берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, фидакарьлелек кебек сүзләр тора. Ул чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә дә лаек кеше
Җәлил шигырьләрендә илебезнең берничә буыны тәрбияләнгән. Бүген аның исеме Татарстаннан читтә дә билгеле. Төрммәдә утыру нәтиҗәсендә аның тарафыннан 115 шигырь язылган. Иптәшләре алып чыга алган дәфтәрләрдән «Моабит дәфтәрләре» китабы төзелгән. Әлеге китапта һәр шигырь сугыш дәһшәтен кичергән совет халкының бөтен авырлыкларын күрсәтә. Бөек һәм талантлы шагыйрь Муса Җәлил барлык авырлыкларны тирәнтен җиткерә белгән.