Язучы, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шаһинур Мостафинның (1948–2020) бүген тууына – 75 ел. Ул әдәбият сөючеләргә шагыйрь, публицист, документаль проза өлкәсендә эшләүче каләм иясе буларак таныш. Һәм, әлбәттә инде, Шаһинур Мостафин турында сүз чыкканда, аның каһарман милләттәшләребезнең исемнәрен халыкка кайтару, мәңгеләштерү юлында алып барган фидакарь хезмәте күз алдына килеп баса. Китапханәдә Ш.Мостафинның 75 еллык уңаеннан "Батырлык кайтавазы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Ш.Мостафин җитәкчелегендәге «Хәтер яктысы» экспедициясе әгъзалары хәрби архивларда кат-кат эшләп, Балтыйк буе һәм Кавказ республикаларында, Волгоград, Донецк, Кировоград, Орел, Ленинград, Львов, Мәскәү, Псков өлкәләрендә, Карелиядә
һәм Германиядә булып, Бөек Ватан сугышының моңарчы билгесез булган батырлары турында бай мәгълүматлар туплап кайталар. 2000 елда, Бөек Җиңүнең 55 еллыгы уңаеннан, татар һәм рус телләрендә дөнья күргән «Батырлар китабы» — «Книга Героев»ның баш консультанты, кереш сүз авторы һәм мөхәррире дә була Шаһинур Мостафин. Җиңүнең 60 еллыгын исә ул «Хәтер яктысы» (2004) дигән документаль-публицистик язмалар китабы белән каршылый — әлеге энциклопедик басмада Бөек Ватан сугышының моңарчы «хәбәрсез югалды» дип саналган яисә аз билгеле
булган каһарманнары турында тәфсилләп сөйләнә.
- Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/4221890X-36/
- Телефон: 89600643684
- E-mail: klara_mullahmetova@mail.ru
- Адрес: Агрызский район, с.Янга Аул, ул.Молодежная,1а