Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Галуш аякта хорош"

Авылыбыз мәдәният йортында, китапханә һәм мәдәният йорты белән берлектә "Галуш аякта хорош" дип исемләнгән кичә узды. Бу кичә, кич утыруның бер темасы итеп алынды. Кичәнең төп кунагы, әлбәттә инде ГАЛУШ булды.
Элек-электән халык, бигрәк тә авыл җирендә яшәүчеләр, резин галушка өстенлек биргән. Бүгенге көндә дә ул яше-карты көндәлектә кулланган, яратып кигән аяк киеме булып тора. Галушның хәтта үз көне дә бар, ул 4 февраль көнне билгеләп үтелә.
Чынлап та резин галуш берничә елга җитә. Аңа бернинди дә яңгыр-җилләр ярамый, кремлап маташасы да юк.
Кыш булуына карамастан, йорт-җирләрен урап керү өчен дә, мәчеткә бару юлын тизләтү өчен дә авыл халкы аягына галуш кия.
Электән чабаталарны резин галуш алыштырган булса да, әлеге аяк киемнәре бүген дә популярлыгын югалтмый, хәзер галушларны матурлап, кыш өчен дә, җәй өчен дә, төсле итеп, чигеп тә чыгаралар.