"Студентлар кичәсе"
28 январь мәдәният йортыбызда мәктәпне тәмамлаучы укучылар белән очрашу уздырылды. Очрашу мәдәният йорты белән берлектә әзерләнде.
Бер күрешү-үзе бер гомер бит,
Очрашуга сәбәп табылсын.
Бер-берләрен сагынышкан дуслар
Күрешергә монда агылсын!
Әйе, бүген бәйрәмебезнең түрендә безнең мәктәпне тәмамлап чыккан укучыларыбыз утырды. Алар барысы да төрле һөнәр ияләре булачаклар.
Очрашуында студентлар үзләренең уку йортлары турында, анда нинди һөнәрләр буенча укытулары турында сөйләделәр. Үзләренең студент тормышлары турында уртаклаштылар. Мәктәптән, әти-әнидән аерылып зур тормыш юлына аяк баскач, аларга нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килде икән? Бу кыенлыкларны җиңәргә нәрсә ярдәм итте икән? - дигән сорауларга җавап бирделәр.
Шулай ук мәктәп укчылары һәм студентлар арасында кызыклы ярышлар, викториналар уздырылды. Очрашу бик күңелле узды.