2023 ел Россиядә Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 22 гыйнвар көнне Яңа-Авыл авылы китапханәсендә күргәзмә эшләнде. Күргәзмәдә укытучы һәм укучылар тормышы, мәктәп дөньясын яктырткан китаплар белән танышып була.
Шулай ук 2023 ел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде.
Татарстан еллар дәвамында башкарылган эшләрне җимерергә мөмкинлек бирмәячәк. Шуңа бәйле рәвештә, рухи байлыкларны саклау һәм ныгыту, күптәнге милли традицияләрне торгызу әһәмиятен исәпкә алып, Рөстәм Миңнеханов 2023 нче елны республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан итте. Шул уңайдан китапханәдә "Халкыбыз хәзинәләре" дип исемләнгән күргәзмә эшләнде.
- Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/4221890X-36/
- Телефон: 89600643684
- E-mail: klara_mullahmetova@mail.ru
- Адрес: Агрызский район, с.Янга Аул, ул.Молодежная,1а