"Үзәгең өзелгәндә"
Әдәбият тәнкыйтьчесе һәм язучы Мансур Вәли - Барҗылы (Мансур Хаҗи улы Вәлиев) 1948 елның 2 гыйнварында Татарстан Республикасының Әгерҗе районы Барҗы авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үзенең туган авылында урта мәктәпне тәмамлый, укыган елларында ук каләм тибрәтә башлый – район газетасына һәм республика матбугатына актив язышучы мөхбирләрнең берсе булып таныла. Мәктәптән соң ул «Җиңү юлы» исемле район газетасында әдәби хезмәткәр, аннары авыл китапханәсе мөдире һәм колхоз комсомол оешмасының штаттагы җитәкчесе булып эшли.
1973–1975 елларда Мансур Вәли-Барҗылы Ерак Көнчыгышта Совет Армиясе офицеры булып хезмәт итә, әмма Казан матбугаты белән элемтәсен өзми: мәкаләләрен, әдәби язмаларын җибәреп тора.
Үзенең мәкаләләрендә ул агымдагы әдәби процессның үткен, актуаль мәсьәләләрен тормыш проблемалары белән тыгыз бәйләнештә карап хәл итәргә омтыла. Тәнкыйтьченең күп кенә язмаларын тормыш чынбарлыгын әдәби әсәр аша рухи анализлау дип карарга мөмкин. Аларда чынбарлык, бүгенге тормыш хакыйкате игътибар үзәгенә алына, калган барлык мәсьәләләр шул яктылыкта карала. Тәнкыйтьченең Ә.Еники, М.Мәһдиев, А.Гыйләҗев, М.Әгъләмов, Г.Рәхим һәм башка бүгенге әдипләрнең иҗатларына багышланган җитди язмалары бар. Тагын бер үзенчәлек: ул үзенең әдәби тәнкыйть мәкаләләрен укыр өчен кызыклы, әдәби әсәр кебек хисле, укучыга эмоциональ тәэсир итәрлек итеп язарга тырыша.
М.Вәли-Барҗылы шулай ук проза жанрында да актив эшли. Аның каләменнән төшкән «Сәер кеше», «Качу», «Идел яры» повестьлары, «Мәхәббәт маҗаралары» дигән новеллалар сериясе һәм башка әсәрләре дә бар.
М.Вәли-Барҗылы – 1977 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Библиотеке ко дню рождения писателя сделано книжная выставка "Үзәгең өзелгәндә".