"Телим, эшлим, булдырам"
Сәламәтлекләре чикле булган әлеге авылдашларыбыз белән без көндә мәдәният йортыбызда очрашып торабыз. Алар һәркөнне безнең белән, безнең арада. Шулай булуга карамастан, бүген без алар белән чәй табыны артында якыннан очрашып, аралашып алырга булдык. Муллахметов Альфред абый заманында колхоз амбарында хезмәт куйган абзый. Склад башлыгынын "Уң кулы" булып, барлык складларны барлап, ачып, ябып торучы булды. Миндрахман Тукаев физик яктан бик көчле булганлыктан йөк машиналарында грузчик хезмәтен башкарды. Ренат Исмагилов бер авылдан икенче авылга ат жигеп, ат арбасында битоннарда сөт ташыды. Бүген дә алар "Телим, эшлим, булдырам" девизы астында булганлыкларын курсәтеп, көч сынашып алдылар. Безнең егетләребез гел хәрәкәттә. Алдагы көннәрдә дә нык булып, исән-имин яшәргә язсын аларга. Фотолар, егетләрнең якыннары, туганнарының рөхсәте белән куелды.