Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Әниле-бәхет"

Җир йөзендә иң кадерле, иң изге кеше - әни.. Әни, әнкәй...Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызның бизәге, таянычы, акыллы үй - фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул. Җәмгыятебез дә әниләрнең иҗтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан Россия Федерациясе Президентының1998 елның 30 гыйнварында чыккан карары нигезендә Россиядә ноябрь аеның соңгы якшәмбесе ел саен "Әниләр көне" булып билгеләп үтелә. Быел ул 27 ноябрьга туры килә.

Әниләр өчен мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлекә "Әниле бәхет" дип исемләнгән музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәм төрле уеннар, җырлар, шигырьләр, биюләр белән бәйләп үткәрелде. Китапханә исеменнән китап укучылар тарафыннан шигъри видеоязма тәкъдим ителде. https://vk.com/wall-210315471_201