"Мисс әби - 2022
Өлкәннәр көне уңаеннан мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Мисс әби 2022" дип исемләнгән бәйрәм - кичә оештырылды. Сәхнәбезнең түрендә тугыз әби апа узләрен төрле яктан сынап карадылар. Алар җыр,бию,шигырь язу осталыкларын да тәкъдим иттеләр. Спортта да узләрен сынатмауны курсәттеләр.Ә инде оныкларга прическа ясауда бөтенләй гаҗәпкә калдырдылар.Үзләренең күңелен узләре,безнең, авылдашларның күнелләрен күтәреп шундый матур, көчле, эчтәлекле чыгышлары өчен аларга мәдәният хезмәткәрләре исеменнэн зур рәхмәт. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.