Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Тәкыя үрәм"

Тәкыя үрү серләре. Элек-электән яшь кызлар җәй көне тәкыя уреп кигәннәр. Урманнан, болын-кырлардан тәкыясез кайтмаган. Хәзерге заман балалары тәкыяне нәрсә икәнен белсәләр дә, ничек үрелгәнен белмиләр. Шул уңайдан без тәкыя үрү серләренә өйрәнергә булдык. Кызлар белән җыелып су буенда төрле болын чәчкәләрен җыеп тәкыя үрдек. Тәкыяне нәрсә өчен үреп, кигәннәре турында сөйләштек. 

                Тәкыя үрәм.

Аллы-гөлле чәчәкләрдән
Матур тәкыя үрәм.
Гөлләремдә дөньяның
Бөтен төсләрен күрәм.

Тәкыямне үреп кигәч,
Җәй кызына охшармын.
Тыңлармын мин, сокланып,
Туган ягым кошларын.

Тормышка булган сөюем,
Гөлләр белән үрелә.
Тәкыям дә үзем кебек,
Бигрәк матур күренә.

(Гимадиева Алсу)