Балалар Сабантуе
Мәктәп укучыларының җайге каникулларының бер ае үтеп тә китте. Авылда балаларның каникуллары бик күңелле узсын өчен мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен Сабан туе үткәрелде.
Бәйрәм чарасы мәдәният йорты каршында узды. Сабантуй булгач, милли уеннарсыз, күңел ачуларсыз буламыни ул?!
Төрле яшьтәге балалар чүлмәк вату, аркан тарту, таяк тарту, капчык киеп, кашыкка йомырка салып, киянтә-чиләк белән йөгерү, катыктан акча алу, чангыда йөгерү, күз бәйләп бәрәңге җыю уеннарында бик теләп катнаштылар. Кыскасы, барысы да рәхәтләнеп төрле уеннарда катнашып күңел ачты.
Җиңүчеләр төрле бүләкләргә ия булдылар.