Сабантуй
Сабантуй – чын-мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-текәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлылыкта көч сынашу....
Сабантуйда халык яратып карый торган уеннар, тамашалар күп, катнашырга, үз көчләрен, җитезлекләрен, осталыкларын сынарга теләүчеләргә ярышлар, уеннар җитәрлек. Бу тамашалар кызыклы һәм Сабантуйга килгән һәр кеше катнашырлык. Шулар арасында: кул көрәше (армрестлинг); гер күтәрү; капчык белән сугыш; чүлмәк вату; авыш баганага менү; аркан, таяк тартыш; баганага үрмәләү; сулы чиләкләр белән, авызга йомыркалы кашык кабып, капчык киеп, аякларны кушып бәйләп парлап йөгерү; катыктан тәңкә эзләү; тере балыкны кул белән тоту; аралыктагы тавыкны тоту; агач кисү һ.б. бар.
Хәзерге көндә татар бәйрәме Сабантуй милли кысаларда гына туктап калмый, киң, бөтенхалык бәйрәменә әверелеп бара. Аны хәзер хезмәт һәм шатлык бәйрәме дип кенә түгел, ә халыклар дуслыгы бәйрәме дип тә атыйлар, чөнки, бу бәйрәмдә, күпмилләтле Россиянең бар милләт вәкилләре дә бик теләп катнашалар.