Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Җавапсыз сорау"

Китапханәдә Йолдыз Әдип кызы Шәрәпованың 60 яшьлек юбилей уңаеннан "Сораусыз җавап" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. 
Йолдыз — әдәби иҗатын тулысынча балалар шигъриятенә багышлаган каләм иясе. 1994 елда аның «Антенналы бәрәңге» дигән беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә һәм китап укучылар арасында үткәрелгән «1994 ел китабы» конкурсында икенче урынны яулый. Хәзер Йолдыз — балалар күңеленә хуш килгән алты  китап авторы. Аның балалар психологиясен нечкә тоеп, дөньяны тану-кабул итүдә бала аңындагы индивидуаль үзенчәлекләрне аңлап-белеп, үз күңеле аша уздырып, йөгерек тел белән язган шигырьләрендә юмор да, гыйбрәт тә, моңсулык та табигый рәвештә бергә үрелеп бара. Шагыйрә 2002 елда республика журналистларының «Бәллүр каләм» бүләгенә, ә 2004 елда балалар әдәбиятындагы хезмәтләре һәм «Колаклы коймаклар» китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге бүләгенә лаек булды.
Йолдыз — 1995 елдан Татарстан Язучыылар берлеге әгъзасы.
Татарстан республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе. (2012)