"Акыл кадере әдәп белән"
"Бала чакта алынган тәрбияне сәңыннан дөнья халкы үзгәртә алмас"
Р.Фәхреддин
"Тәрбия - һәр нәрсәнең ачкычы, аның белән һәр нәрсәне хәл итеп була, ул кешене кеше итүдә дөрес юл"
К.Насыйри
Балалар безнең киләчәгебез. Без аларга карап сокланабыз, ышанабыз. Баланың чын тормышы алда әле дип, кайвакыт аларның кимчелекләрен күрмәскә тырышабыз. Балалар кичерә торган шатлык, кайгы, хыял, аларның иҗаты, дуслык мөнәсәбәтләре - болар барысы да зур әһәмияткә ия.
Балага куелган таләпләр тәрбиянең нигезен тәшкил итә. Ул таләпләр катлаулы тормыш шартларын аңларга, дөрес әхлак нормаларына төшенергә, гаилә, җәмгыять, коллектив ихтыяҗларының шәхси ихтыяҗлардан өстен торуын белергә өйрәтә.
Балаларда тәрбиялелек, тугрылык, намуслылык һәм башка шундый әхлакый сыйфатлар тәрбияләү китапханә һәм гаиләнең уртак эше булырга тиеш.
Халкыбызның рухи мирасын китаплардан, газета-журналлардан гына түгел, ә бәлки үзебезнең милли төбәк җирлегенә таянып өйрәнү тормышка якынрак килергә, әби-бабай, әти-әниләребезнең әхлакый тәртип-кагыйдәләрен барларга мөмкинчелек тудыра. Укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә традицион булмаган чараларның берсе булып балаларны дини культура белән таныштыру тора. Яшь буынны иманлы, инсафлы итеп тәрбияләүдә ислам диненең иҗтимагый әһәмияте искиткеч зур. Чөнки ислам дине тынычлык, халыклар арасында дуслык, узараярдәмләшү өчен көрәшә, кешеләрне бозыклык эшләүдән тыя. Ислам берәүне дә начарлыкка өйрәтми. Анда гел яхшылыкка гына өндәгән күпсанлы чакыру, вәгазьләр бар. Алар барысы да Ислам әхлагы нигезен тәшкил итә. Ислам әхлагын саклаган һәр кеше дә бәхетле, сау-сәламәт һәм рухи яктан көчле була, чөнки ул иманлы.
Без балаларыбызга да шундый әхлак тәрбия бирү уңаеннан авылыбыз мәчетенә имам-хәзрәтебезнең вәгазьләрен тыңларга бардык. Имамыбыз балаларга намаз укуның тәлапләрен сөйләде. Аларга үгет-нәсыйкать бирде. Гел яхшылык кына эшләргә өндәде. Балаларыбызга бик ошады.