"Шигърият дөнясында"
Шигърият көне уңаеннан китапханәдә "Шигърият дөньясында" дип исемләнгән өч бүлектән торган китап күргәзмәсе эшләнде. Беренче бүлегендә районыбыз шагырьләре, башка татар шагырьләренең шигырьләре урнаштырылды. Икенче булеге рус халкының танылган шагырьләр китабы, ә инде өченче бүлектә балалар шагырьләренең китаплары урнаштырылды. Шулай ук мәктәп укучылары белән класс сәгате узды. "Кем ул шагырь?", "Шагырь башка язучылардан нәрсә белән аерыла?", "Нинди стильдә язучы шагырьләр бар?", менә шундый сорауларга җавап алды балалар. Һәм әлбәттә инде китапханәдә эшләгән күргәзмәләр белән таныштылар, Салават күпере журналы эчендә элегрәк кечкенә китапчыклар бастырыла иде, укучылар менә шул китапчыклардан шигырьләр сайлап укыдылар. Һәм барысы да китап яздырып укырга алып киттеләр.