Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Анам теле туган тел"

  21 февраль, һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн - Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Шушы матур көн уңаеннан китапханәдә "Анам теле - туган тел" дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Туган телне белү хәзерге көндә аеруча актуаль. Туган тел - халыкларның буыннан буынга күчә торган төп байлыкларының берсе. Анда илебезнең катлаулы тарихы да, милләтләрнең мәдәнияте дә, әдәбияте дә, холык үзенчәлекләре дә, күңеле дә, акылы да чагыла. 

Күргәзмәдә төрле телләрдә чыгучы вакытлы матбугат басмалары һәм китапханәдә саклана торган, тел сәясәтенә багышланган мәкаләләр урын алды. 

Китап укучылар арасында мәдәният йорты белән берлектә  "Туган җиремдә - туган телемдә" дип исемләнгән онлайн шигъри флешмоб узды, балалар да олылар да бик теләп катнашты. https://vk.com/wall-210315471_54