"Тик-Ток кичәсе"
Хәзер китапханәләр эшчәнлегенә яңа технологияләр үтеп керә. Замана белән бергә атлар өчен "укырга яңа идеяләр, технологияләр" кирәк. Бу - китап укуылар өчен файдалы һәм кирәкле яңалыкларны уйлап табарга һәм тормышка ашырырга кирәкле яңа идеялар.
Яшьләребез хәзер төрле интернет челтәрендә утыра. Яшьләр теләге буенча үзебезчә "Тик-Ток" кичәсе оештырдык. Кичә вакытында студентлар белән очрашу үтте, яшьләр күргәзмәләргә багышланган тик-ток төшерделәр, күргәзмәләргә обзор ясалды. Үзләренә ошаган китаплар сайладылар. Авылыбыз кызы "Казан юридик институтта" укучы Сулейманова Эльза үзе язган шигырен тәкъдим итте.
Бигрәк тә балаларның, яшьләрнең шәхси ихтыяҗларын, теләк - омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенәлекләрен исәпкә алып эшләргә кирәк. Яшьләр белән нинди идея-хыялларыбыз бар - бергәләп аларны тормышка ашыру юлларын эзлибез.