Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Ак чәчәкләр"

 28 нче декабрь күренекле язучы Габдрахман Әпсәләмов тууына 110 ел тула. Шул уңайдан китапханәдә язучыга багышланган китап күргәзмәсе эшләнде. Бу күргәзмәгә язучының әсәрләре куелды. Г. Әпсәләмовның әсәрләре буенча төшерелгән киноларны да халык яратып карый. "Газинур", "Ак чәчәкләр" әсәрләре, шул әсәрләр буенча төшерелгән кинолар турында мәгълүматлар куелды. Язучының әсәрләре тормыш вакыйгаларыннан алып язылган.