Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Яңа ел могҗизалары"

  Яңа ел - иң көтеп алган могҗизалы бәйрәмнәрнең берсе. Һәркем аны матуррак, истә калырлык итеп үткәрергә тырыша. Безнең Яңа-авыл авылында да Яңа елга әзерлек алдан ук башланды. Иң беренче эш итеп мәдәният йорты каршында чыршы бизәп куелды. Аннары инде, үзебезне скульпторлар ролендә хис итеп, кардан төрле сыннар ясарга тотындык. Әле җитмәсә, кар да аз иде. Тирә яктагы карны җыеп, бик матур, бәйрәмнең төп кунаклары Кыш бабай белән Кар кызы, аннан яңа 2022 ел символы Юлбарс та барлыкка килде. Төрле милләт белән дус яшәгәнлектән кунакларыбызны каршы алып торуы рус матрёшкаларын да ясап куйдык. Бу эшне мәдәният йорты, китапханә, җирле үзидарә хезмәткәрләре, шулай ук авылыбыз ир-егетләре белән бергәләшеп башкардык. Ясаган сыннарыбыз бик матур килеп чыккан дыр дип уйлыйм. 

Шулай ук китапханәдә дә "Сихри китапханә" дип исемләнгән композицияләр эшләнде. Кышкы шигырь, әкиятләрдән төзелгән "Новогодняя карусель" дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Китапханәбезгә яңа ел символы Юлбарс та кунакка килде. Киләсе елны исәпкә алып "цифровизация" елына композицияләр куелды.