Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Карга боткасы"

 1 май хәр елны чәчү эшләре уңышлы башланып китүгә багышлап татар халкында ботка пешерәләр. Бу йола иң электән яз башланып туган якка ала каргалар кайткан вакытта оештырылган. Язны каргалар алып килә дип уйлаганнар, шуңа ботка пешерү йоласын да "Карга боткасы" дип атаганнар. Бу йола әлегесе елларда да кабатлана. Ботка пешеүгә иң беренче итеп ботканы кошлар өчен салып куябыз. Ни дисәңдә яз безгә чынлап та кошлар белән кайта. Быел да бу йоланы бик күңелле итеп үткәреп җибәрдек. Авылыбызда ботка өч урамда пеште, һәр урамның уз оештыручысы бар. Иң элек балалар җыелып урам буенча "Бал-бал күкәй, ит, тоз, ярма" дип кычкырып боткага кирәк ярак җыйдылар. Билгеләнгән өлкәннәр, болында утын әзерләп, казан аса тордылар. Боткага кирәк ярак җыелып бетүгә, балалар барысы бергә җыелып болынга төштек. Ботка пешкән арада балалар белән китап-җурналлар укыдык, төрле уеннар уйнадык. Ботка пешкәч авыл халкы да җыелды. Барыбызның өлеше кергән учакта пешкән боткадан да тәмлесе юк шул....