"Шигъри Тукай"
Атналыкның өченче көне Тукай шигырьләренә багышладык. Укучылар шагырьнең яраткан шигырьләрен кычкырып укыдылар. Ролләргә дә бүлеп укыдылар. Балалар телендә Тукай шигырьләре башкача яңгырый. Тукай язган шигырьләр балалар күңеленә бик тиз үтеп керә.