"Кошлар безнең дусларыбыз"
1 апрель Халыкара кошлар көне - ел саен үткәрелә орган экологик бәйрәм. Безнең илдә 1927 нче елның 1 апреленнән башлап кошлар көнен үткәрү традицигә кергән. Шушы "Кошлар безнең дусларыбыз" дип исемләнгән чарада без балаларның табигатькә һәм кошларга карата мәхәббәт һәм җаваплылык хисләрен тәрбияләүгә юнәлттек. Бу көнне балалар кошлар турында белгәннәрен сөйләделәр, кош сүрәтләрен танып буядылар һәм кошлар өчен җимлекләр ясадылар. Китапханәдә кошлар турында китаплар укылды, күргәзмә белән таныштылар.