"Орчык өмәсе"
24 нче март көнне мәдәният йорты белән берлектә "Орчык өмәсе" оештырылды. Бу кичәбез "Туган телләр һәм бердәмлек елы" уңаеннан элеккеге йолаларны искә төшерү уңаеннан әзерләнде. Башта эш йон тетү (йомшарту) белән башланды. Аннан инде әби-апаларыбыз әзер йоннарны йөгерли торды. Йола белән танышырга укучы балалар да җыелды. Әби-апалар һәр эшне җиренә җиткереп эшләделәр. Өмәбез күңелле җырлар, җор телле әбиләребезнең яшьлек чакларыннан кызыклы вакыйгалар белән үрелеп барды. Бу кичә үзебезне дә яшьлек чакларга алып кайтты. Әбиләр кич утырган арада, остабикәләребез тарафыннан кыймак пешерелде. Кичә өстәл артында чәй белән дәвам итте.