"Көзге сәхифәләр"
Авылыбыз мәктәбе белән берлектә 19-23 октябрь атнасында "Көзге сәхифәләр" атналыгы узды. Беренче көнне (дүшәмбе) укучылар класс сәгатендә көзге темага багышланган табышмаклар әйтештеләр. Икенче көн (сишәмбе)"Көзге табигать" темасына рәсемнәр ясадылар. Өченче көн (чәршәмбе) экскурсиягә чыктылар, көзнең соңгы яфракларын җыйдылар. Дүртенче көн (пәнҗешәмбе) яфраклардан подделкалар ясадылар. Бишенче көн (җомга) "Көзге уңышлардан фантазия" дип исемләнгән яшелчәләрдән подделка күргәзмәсе оештырылды.