"Анам теле - туган тел"
21 нче февраль көнне башлангыч сыйныф укучылары белән "Анам теле - туган тел" дип исемләнгән класс сәгате узды, китап кургәзмәсе эшләнде. Укучылар белән 21 нче февральнең ни өчен туган тел көне дип билгеләп үтелгәнен белдек. Туган тел турында төрле фикерләр укыдык. Татар теленең бай һәм матур тел икәнен дәлилләдек, төрле фикерләр алыштык. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән татар телендә төрле шигырьләр, әкиятләр укыдык.