Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

Муса Җәлил Тукайны сагыну

   20 нче көн
#Әдәбимарафон2026#әдәбимарафон
#Татарстанязучыларберлеге
#Тугантелем
#Татнетныүстерүфонды#66нчыәдәбитөркем
#ЮгарыОсланрайоны#ВерхнеуслонскаяЦБС
#ТатарМакылыавылкитапханәсе
#МусаҖәлил#МусаҖәлилнеңтууына120ел
#ГеройшагыйрьМусаҖәлил#ГеройПоэтМусаДжалиль
#Тукайны сагыну
Җәлилов М.М.
Әсәрләр: 5 т./ Муса Җәлил.- Казан: Татар.кит. нәшр., 2006.- 431 б.

 

Тукайны сагыну
Арабызда безнең күптән түгел
Яшь агабыз - Тукай бар иде.
Безнең кебек ул да керсез күңел.
Һәр сабыйга якын дус иде.

 

Уйный иде бергә безнең белән.
Сөя иде безне җан атып.
Ерак иде күңеле тәкәббердән.
Үләр иде безне яратып.
Яза иде безгә җырлар, моңнар,
Әкиятләр, матур шигырьләр.
Өйрәтә иде төрле шәп уеннар,
Туймый иде уйнап күңелләр.
Көлдерә иде безне әкият сөйләп.
Сөендерә иде уеннан.
Моңландыра иде көйләр көйләп,
Күңел ача иде көй белән.
Үлгән инде хәзер ул агабыз.
Аның тәне гүрдә - кабердә.
Аның кайгысына без янабыз,
Бетмәс көенеч безнең бәгырьдә. 1923ел, апрель 

Шигырь Казанда язылган.