Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

Муса Җәлил Куян

17 нче көн
#Әдәбимарафон2026#әдәбимарафон
#Татарстанязучыларберлеге
#Тугантелем
#Татнетныүстерүфонды#66нчыәдәбитөркем
#ЮгарыОсланрайоны#ВерхнеуслонскаяЦБС
#ТатарМакылыавылкитапханәсе
#МусаҖәлил#МусаҖәлилнеңтууына120ел
#ГеройшагыйрьМусаҖәлил#ГеройПоэтМусаДжалиль#Куян

 

Муса Җәлил 1906 елның15 февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында гаиләдә алтынчы бала булып туа. Әтисе Мостафа, әнисе Рахимә. 1913 елда Оренбурга күчеп яшиләр, шунда Муса "Хөсәения" мәдрәсәсендә укый. Мәдрәсә елларында матур әдәбият белән таныша, Тукай, Дәрдмәнд, Рәмиев әсәрләрен укып, шулар тәэсирен дә үзедә шигырьләр язып, мәдрәсәнең кульязма журналына урнаштыра.
Куян
Куян салкыннан
Туңган, куырылган,
Башы салынган,
Колагы шиңгән.
Әйдәгез, дуслар,
Аны терелтик,
Җылы бүлмәгә,
Мәктәпкә илтик.
Куян уянды,
Куркып уйланды,
Сикреп урманга
Чабып югалды.
- Куян, син кайда?
- Яшел тугайда.
- Куян, син кайда?
- Ерак чүлләрдә.
- Куян, син кайда?
- Калын урманда.
- Куян, син кайда?
- Карлы буранда.
- Әйдәгез, дуслар,
Кырны, урманны,
Чүлне актарып
Табыйк куянны.