Габдулла Тукай Ай һәм Кояш
15 нче көн
#Әдәбимарафон2026#әдәбимарафон
#Татарстанязучыларберлеге
#Тугантелем
#Татнетныүстерүфонды#66нчыәдәбитөркем
#ЮгарыОсланрайоны#ВерхнеуслонскаяЦБС
#ТатарМакылыавылкитапханәсе
#РусскоМакуловскаябиблиотека#ТукайныБергәләпУкыйбыз#ЧитаемТукаяВместе
#ГабдуллаТукай#Тукайныңтууына140ел#АйһәмКояш
Ай һәм Кояш
Һималая тау өстендә алтын бишек,
Кояш йоклый һәр кич саен шунда төшеп;
Җил төн буе йоклаганын саклап тора,
Тирбәтә һәм өстен-башын капап тора.
Йокысыннан Кояш ничек уяндисә,
Җил шул вакыт җилбер-җилбер итеп исә;
Исә-исә бөтен дөнья буе китә:
- Торыгыз!- ди, - уянырга вакыт җитә!
Торып чыккач шул бишектән Кояш агай,
Анда кереп йоклый инде энесе Ай;
Йоклый шунда йолдызлар да өелешеп,
Оядагы йоклап яткан кошчыклардай.
15.10.1909