Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

Габдулла Тукай Кышкы кич

  13 нче көн
#Әдәбимарафон2026#әдәбимарафон
#Татарстанязучыларберлеге
#Тугантелем
#Татнетныүстерүфонды#66нчыәдәбитөркем
#ЮгарыОсланрайоны#ВерхнеуслонскаяЦБС
#ТатарМакылыавылкитапханәсе
#ГабдуллаТукай#Тукайныңтууына140ел#Кышкыкич

 

Кышкы кич
Кызык сезгә, яшь балалар, кышкы кичтә!
Җылы өйдә утырасыз якын мичкә;
Утырасыз рәхәтләнеп төзелешеп,
Шатлык сезгә, уңайсызлык килми һич тә.
Һич кайсыгыз таныш түгел хәсрәт берлә,
Утыргансыз матур гына рәт-рәт берлә;
Кышкы кичнең озынлыгын сизмисез дә,
Әнкәгезнең сөйләгәне әкият берлә.
Тышта иссен ачы җилләр, тузсын карлар,
Өй түбәсе саламнары килсен тар-мар,
Суыклыктан очар кошлар очалмасын,-
Сезнең урын җылы, ни кайгы бар?
Төшсен ләкин исегезгә кайсы вакыт;
Һәркемгә дә бирелмәгән мондый бәхет,
Ятим калган сабыйлар бар, бәхетсезләр,
Ата-анасы вафат, җирсез һәм йортсызлар.
Мондый кышкы кичтә сыеныр урыннары
Аларның юк, өши бите, борыннары;
Үлми калса яхшы алар салкынлыктан,
Кайберсенең шуннан була үлемнәре.
Очрый калса сезгә шундый ярлылары,
Яшьле күзле, моңланганнар вә зарлылар,-
Яшь балалар! аларны сез яратыгыз,
Җылы сүзләр әйтеп, сөеп юатыгыз! 1909