Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

Габдулла Тукай Җир йокысы

12 нче көн
#Әдәбимарафон2026#әдәбимарафон
#Татнетныүстерүфонды#66нчыәдәбитөркем
#ЮгарыОсланрайоны#ВерхнеуслонскаяЦБС
#ТатарМакылыавылкитапханәсе
#ГабдуллаТукай#Тукайныңтууына140ел#Җир йокысы

 

Бала белән күбәләк.- Шигырьләр, әкиятләр.- Казан: Татарстан китап нәшрияты.- 1996.- 79 бит.

 

Җир йокысы
Кырга ак кардан
Юрган ябылган,
Җир язга чаклы
Йокыга талган.
Ул тормас, йоклар,
Кышлар үтмичә,
Кыйбладан кошлар
Кайтып җитмичә.
Язның айлары,
Апрель, майлары,
Бик матур сызылып
Аткан таңнары.
Урман шаулавы,
Кошлар сайравы,
Күкләр күкрәве,
Яңгыр аннары.
Коену көн саен
Кояш нурында,
Аннан соң тагын
Төшкән чык төндә.
Бу хәлләр җиргә,
Барчасын бергә,
Калган тик инде
Төштә күрергә.
Җир йоклый тыныч,
Күреп тәмле төш,
Уяныр әле,
Тукта, үтсен кыш. 1909