Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

Габдулла Тукай Бабай

10 нчы көн
#Әдәбимарафон2026#әдәбимарафон
#Татнетныүстерүфонды#66нчыәдәбитөркем
#ЮгарыОсланрайоны
#ТатарМакылыавылкитапханәсе
#ГабдуллаТукай#Тукайныңтууына140ел#Бабай

 

Бала белән күбәләк.- Шигырьләр, әкиятләр.- Казан: Татарстан китап нәшрияты.- 1996.- 79 бит.
Бабай
Бабай бик күп яшь яшәгән, карт ул үзе,
Ләкин һаман сәламәт ул, матур йөзе.

 

Яңак, маңлай җыерылмаган, тешләр дә сау,
Яшьләрчә саф,ачык чыга аның сүзе.

 

Җитеп килә индн аның җитмеш яше.
Җем-җем итә җитен сакал, көмеш чәче.

 

Бабае булган кеше, бәхетле кеше. Безнең дә бабай бар иде, аның кебек сабыр, эшчән, ягымлы, акыллы, күп нәрсәне белгән, күргән кеше булдымы икән. Без балаларны янына җыеп нинди дә булса гаҗәп хәлләр сөйләр иде. Бабайларга кунакка барып, толыпка төренеп идәндә йокларга да риза идек. Аллага шөкер балаларымның бабалары да бик әйбәт иде, балаларыбызның балаларына да бабай дип рәхәтләнеп сөелеп яшәргә насыйб булсын.
Бабайларның урыннары җәннәт түрләрендә булсын Амин.