Габдулла Тукай Эшкэ өндәү
9 нчы көн
#Әдәбимарафон2026#әдәбимарафон
#Татнетныүстерүфонды#66нчыәдәбитөркем
#ЮгарыОсланрайоны
#ТатарМакылыавылкитапханәсе
#ГабдуллаТукай#Тукайныңтууына140ел#Эшкәөндәү
Бала белән күбәләк.- Шигырьләр, әкиятләр.- Казан: Татарстан китап нәшрияты.- 1996.- 79 бит.
Эшкә өндәү
Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,
Аһ, оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.
Булса калдырмак берәү ушбу җиһанда изге ат,
Тир белән тапсын ашарын, итсен, әлбәт, иҗтиһат.
Һәр олуглар эшләгәнлектән олуглыклар таба,
"Уйнады" дип бирмиләр ушбу җиһанда мәртәбә.
И сабыйлар! эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә - эш;
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.
Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.
1909