Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

Габдулла Тукай Ак бабай

  8 нче көн
#Әдәбимарафон2026#әдәбимарафон
#Татнетныүстерүфонды#66нчыәдәбитөркем
#ЮгарыОсланрайоны
#ТатарМакылыавылкитапханәсе
#ГабдуллаТукай#Тукайныңтууына140ел#Акбабай

 

Бала белән күбәләк.- Шигырьләр, әкиятләр.- Казан: Татарстан китап нәшрияты.- 1996.- 79 бит.

 

Кемдә юк шундый сөйкемле изге күңелле бабай, җанын бирергә әзер ул, оныгы өчен шулай. Сөя, иркәли, серләшә ул, эшкэ өйрэтэ, кирәк чакта киңәшә ул
Ак бабай.
Бөтен дөнья ап-ак булып кар яуганда,
Ишек алды, урам, түбә агарганда,
Ап-ак булып, кайтып килә безнең бабай,
Безгә төрле-төрле уенчык алган да.
Шатланышып без әйтәбез: "Рәхмәт, бабай,
Сиңа тагын күп ел гомер бирсен ходай".
Бабай, мескен, кар, яңгырга карамыйча,
Безне шатландырмак өчен йөри шулай. 1909.