Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

Габдулла Тукай Япон хикәясе

Сахра, болын, игенлекләрне су басты,

Һәр нәрсәгә урын булды дулкын асты:

Бу дулкыннар кубарса да шау-шу, гауга,
Һөҗүм итеп килсәләр дә, охшап яуга,—

Шунда үсеп тора торган олугъ таш-тау
Зәррә хәтле зарарланмыйча калды сау.

Егет әйтә: «Кирәк түгел болыт булу,
Артык миңа болыт булганчы юк булу!

Гайрәтемнән күрсәтмичә һичбер какшау,
Минем көчтән көлеп тора шушы таш-тау!»

Шунда тагын фәрештәсе килеп җитә:
«Ярар, яхшы, шулай бул син»,— диеп китә.

Ташчы егет шулук минут була таш-тау;
Гомерлеккә торырмын, ди, мин шунда сау.

Һәр яклардан килсәләр дә сулар ташып,
Дулкыннары бәрелсәләр дә шып та шып! —

Кибаранә күтәреп баш, безнең таш-тау
Селкенми дә, кузгалмый да тора сап-сау.

Шул вакытта әллә кайдан чыга инсан,
Кулларына балта берлән чүкеч тоткан.

Килә дә ул, бу таш-тауны вата башлый,
Таш артыннан ташны ватып ата башлый.

Егет әйтә: «Мин күп нәрсә булып үттем,
Һәрберсеннән галилек һәм бәхет көттем;

Күрдем хәзер: эшкә һич нәрсә тиң түгел,
Эштән көчле нәрсә табу мөмкин түгел.

Кирәк түгел, мин яңадан ташчы булам,
Әүвәлгечә иҗтиһадлы эшче булам!»

Кодрәт берлә шунда егет ташчы була,
Әүвәлгечә иҗтиһадлы эшче була.