Япон хикәясе. Габдулла Тукай
#Әдәбимарафон2026 #әдәбимарафон
#Татнетныүстерүфонды #66нчыәдәбитөркем
#ЮгарыОсланрайоны
#ТатарМакылыавылкитапханәсе
#ГабдуллаТукай #Тукайныңтууына140ел #Японхикәясе
Электә бер Ташчы торган бу дөньяда,
Безнең җирдә түгел — ерак Японъядә.
Үзе булган таза гына бер яшь кеше;
Ялыкмыйча эшли икән ул таш эше.
Ризыкланган ачы тирләр һәм көч белән,
Көн буена ташлар ватып чүкеч белән.
Булганлыктан һаман да эш, һаман да өш,
Күрәлмаган бу яшь егет рәхәт тормыш.
Беркөн шулай эшләп-эшләп каты аргач,
Күнле кайткан эштән тәмам хәлдән тайгач,
Тотынган ул үз-үзенә тарланырга,
Мондый начар көн күрмештән зарланырга:
«Ходаем, ник фәкыйрь иттең мине болай?
Рәхмәтең киң, мин бәндәңне кыйлсаң да бай;
Бүтәннәрдәй мин дә рәхәт сөрер идем,
Тынычлык һәм бәхет йөзен күрер идем».
Шуннан гына очып үткән бер Фәрештә
Әллә ничек моның моңын, зарын иштә.
Һәм әйтә ул: «Ярар, яхшы, шулай бул,— ди,
Ягъни: — Үзең теләгәнеңчә бай бул»,— ди.
Безнең Ташчы шул минуттук зур бай булды,
Азапланган читен тормыш уңай булды.
Инде хәзер авыр эшләр муенда юк,
Рәхәт ята, һичбер нәрсә уенда юк.
Шул вакытта Ташчы күрә: зур урамнан
Үтеп бара гаскәр берләп олугъ бер Хан.
Киемнәре, баш өстендә чатырлары
Ялт-йолт килә көнгә каршы — алтын бары
Ташчы әйтә: «Зур эшмени бу — бай булу?
Насыйп булса менә шушындый Хан булу,—
Булыр иде шул вакытта бәхтем минем;
Аһ, булсачы вәзирләрем, тәхтем минем!»