Буранлы төн. Саимә Морзаханова
3 нче көн
#Әдәбимарафон2026#әдәбимарафон
#Татнетныүстерүфонды#66нчытөркем
#ЮгарыОсланрайоны
#ТатарМакылыавылкитапханәсе
#СәимәМорзаханова#Буранлытөн
Буранлы төн
Буран котыра, җил котыра,
Әйтерсең лә җен туе.
Сызгырып улап йөреде -
Йокы бирми төн буе.
Капкага да кагылып карый,
Тәрәзәгә сарыла.
Моржаларга кереп карый -
Урын тапмый җанына.
Буран басылгандай булды,
Тынып торды бер ара.
Могҗизалы төш күргәндәй
Карап торам урамга.
Көрт таулары хасил булган,
Сукмак-юллар күренми.
Узып киткән төнге буран
Кылган эшенә үкенми.