Габдулла Тукай Буран
4 нче көн
#Әдәбимарафон2026 #әдәбимарафон
#Татнетныүстерүфонды #66нчытөркем
#ЮгарыОсланрайоны
#ТатарМакылыавылкитапханәсе
#ГабдуллаТукай #Тукайныңтууына140ел #Буран
Габдулла Тукай
Бала белән күбәләк: Шигырьләр, әкиятләр.- Казан.- Татарстан китап нәшрияты, - 1996.- 79 бит.
Тик кенә торганда капланды томанга бар һава;
Кар оча, кар себрелә, кар котрына һәм кар ява.
Кар бәрә йөзгә рәхимсез, күз ачып булмый карап,
Һәр кара нәрсә бүре һәм һәр маяк булды карак.
Карны җиңгән күк төшә җиргә тонык ай яктысы,
Ай да куркынган шикелле: бер сары, бер ак төсе.
Көн буе яткан иде, үлгән елан күк, юл тыныч;
Чыкты соң кайдан адаштыргыч буран - бу куркыныч?
Әллә ычкынганмы баудан Каф тау арты җеннәре?
Йә тишелгәнме ходайның бихисап зур мендәре?
Кар булып җирдә очамы ушбу мендәр йоннары?
Йөгрешеп йон аулый мәллә Каф тау арты җеннәре?
Сукранам мин, кар арасыннан карый да ай көлә:
Мин, фәкыйрь, михнәттә, гүя чарлагыннан бай көлә!